Almet Music Lab Казанда

Казань, Национальная библиотека РТ

2022 елның март аенда Әлмәттә беренче төрки музыкаль лаборатория узды. Энтузиастларга яңа әсәрләр тудыру өчен Төрки музыкаль уен кораллары күргәзмәсенең коллекциясен куллану мөмкинчелеге бирелде (кыллы, тынлы агачлы, перкуссияле кораллар). Иҗат ителгән материалларны «караламадан» «акламага» күчерү өчен чын юрта (Идел буе Болгарының торагына аутентик реплика) эчендә мобиль тавыш яздыру студиясе корылды. Казан музыкантлары, күргәзмә эшчеләре һәм Әлмәт музыка колледжы студентлары эшчәнлегенең уртак нәтиҗәсе булып төрле төрки жанрларга караган һәм бүгенге көн шигъриятенең актуаль темаларын колачлаган бәет, мөнәҗәт, озын көй, такмаклар туды. Яздырылган альбомны 4 ноябрь барлык музыкаль мәйданчыкларда ишетеп булачак.

Казань,
Пушкина 86
Купить